6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көн булачак

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 6 ноябрьТатарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Шулай итеп, 2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 6 ноябрь ял көне булачак. 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International