4 ноябрьдә күпмилләтле Россия Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Безнең илдә күп еллар дәвамында төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшиләр.
«Тынычлык әйлән-бәйләне» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт кәрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Алших урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырдылар.
Психолог С. В. Шакирова балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Очрашуның төп үзенчәлеге укучыларның тату әйлән-бәйләне булды, ул Россиядә төрле халыкларның гармонияле яшәве символына әверелде.