Татарстанда өч предприятие хезмәт хакын түләү буенча бурычларны каплады

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, Казан шәһәренең «Оптхимтрейд» ҖЧҖ бер хезмәткәр алдындагы 491 мең сумлык бурычны каплады.

Казан шәһәренең «Тебова Нур» ҖЧҖ 2 хезмәткәргә 798,4 мең сум түләде.

Тукай муниципаль районында шәхси эшмәкәр Л. Г. Шәмсетдинова 45 мең сум түләп, бер хезмәткәр алдындагы бурычын каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International