Татарстан тернәкләндерү үзәкләре карамагындагылар «Абилимпикс-2020» чемпионатында катнаштылар

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

28-29 октябрьдә «Абилимпикс-2020» мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча VI милли чемпионат узды.

«Без барыбыз да төрле, әмма хокукларыбыз тигез!» дигән девиз белән уза торган чемпионат инвалидларның һөнәри осталыгын күтәрүгә, мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге карамагындагы Светлана Еганова «Бисер белән үрү» компетенциясендә 3 нче урынны алды.

Казан шәһәренең «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы Артур Садриев «Кулинария эше» компетенциясендә мактаулы беренче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International