ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«СтройПлюс» ҖЧҖ 32 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 178,758 мең сумлык бурычын түләде.

«ЭнергоСтройСервис» ҖЧҖ 100 хезмәткәргә 6 575,180 мең сум түләде.

Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде күп еллар кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Елмаю» клубы эшли. Узган атнада «Елмаю» клубында «Скрепышмания» темасына мастер-класс үткәрелде. 

5 ноябрь көнне Югары Ослан муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан чираттагы ведомствоара рейд оештырылды. Чара барышында 13 гаиләдә яшәү-көнкүреш шартлары тикшерелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Акуна матата» балалар клубы эше дәвам итә. Клубның чираттагы утырышында психологлар һәм социаль педагоглар «Күңелле пешекчеләр» һәм «Домино» дигән төркемле дәресләр уздырдылар.

3 ноябрь көнне «Закон хәрефе» клубы кысаларында Әлмәт районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре һәм юрисконсульты мәгърифәтчелек-профилактика чарасы үткәрделәр.

Шушы көннәрдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Иминлек иленә сәяхәт» дип исемләнгән тематик чара узды. Ул балаларның көзге каникуллар вакытында көнкүрештә һәм урамда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән индивидуаль дәресләр дәвам итә. 


5
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3нче ноябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ике мөһим бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара узды.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә – көч» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International