Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты эшчәнлегенең төп бурычларының берсе булып социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту тора. Начар эпидемиология вәзгыяте вируслы авыруларны профилактикалауның һәм организмны ныгытуның яңа ысулларын эзләргә этәрә.
Тоз бүлмәсендә һава шифалы үзәнчеләкләргә ия. Ул микроэлементларга бай һәм югары ионлашкан. Тоз парларына бай һава организмның саклагыч функциясен активлаштыра һәм куркыныч вируслар һәм бактерияләргә каршы көрәшү өчен көч бирә.
Интернат-йортта яшәүчеләр тоз бүлмәсенә бик теләп йөриләр. Өлкәннәр билгеләп үткәнчә, тоз бүлмәсендәге сеанслар тынычландыра, ә микроэлементларга бай һавада сулыш гимнастикасы сулышны шактый җиңеләйтә.