Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балаларны тәрбияләгән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Кабул итүне суд приставлары бүлеге җитәкчесе С. И. Баскаков, социаль яклау бүлеге мөдире И. П.Алеева, опека һәм попечительлек органының баш белгече С. Н. Сураева, «Өмет утравы» үзәге директоры Н. В. Сигаева алып бардылар.
Хокукый ярдәм сорап өч балигъ булмаган бала тәрбияләүче бер гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр тарафыннан мөрәҗәгать нигезендә киңәшләр бирелде һәм балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибе аңлатылды.