Түбән Кама волонтерлары мохтаҗ гаиләләргә канцелярия товарлары тапшырдылар

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында В. Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университетының Түбән Камадагы филиалының «Өметкә тәрәзә» отряды волонтерлары, канцелярия товарлары җыеп, «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә тора торган мохтаҗ гаиләләргә тапшырдылар.

Отряд волонтерлары авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә беренче тапкыр гына ярдәм итмиләр. Канцелярия товарлары җыелмасы тапшырылган гаиләләр акциядә катнашучыларның барысына да игелек һәм шәфкатьлелек күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International