«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара оештырдылар

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без төрле – һәм бу безнең көч» дигән мәдәни-ял чарасы узды.

Чараның максатлары: ватанпәрвәрлек хисен үстерү, үз илеңнең тарихын өйрәнү һәм мәдәни байлыкны, халыклар дуслыгын саклау.

Россиядә күп милләтләр яши, аларның һәркайсысының үз традицияләре һәм гореф-гадәтләре, үзенчәлекле мәдәнияте бар. Илнең барлык мәдәни күптөрлелеген күрсәтү өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар төрле телләрдә җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясадылар, алар барысы да туган якка мәхәббәт турында иде. Чарада аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар да катнашты, аларга бию һәм җыр номерлары белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International