«Шәфкать» үзәгендә булачак әниләр белән онлайн-дәрес үткәрделәр

2020 елның 13 ноябре, җомга

11 ноябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насырова «Йөклелек психосоматикасы: куркулар карындагы сабыйга ничек тәэсир итә» дигән онлайн-дәрес үткәрде.

«Бәхетле ана» программасын тормышка ашыру кысаларында узган дистанцион чара учреждениенең @csontukay Инстаграм аккаунтында узды. Дәрес вакытында йөклелектән куркуның психологик сәбәпләре һәм аларны бетерү алымнары каралды.

Турыдан-туры эфирны 60 кеше карады, 14 дистанцион катнашучы йөкле хатын-кызлар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International