Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Алинә Сабирова көн саен «Уңайлы мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган «Кояшкай» балалар уен терминалын куллана.
Балалар белән эшләүче белгечләр, балага интерактив аралашу өчен теге яки бу программа тәкъдим итеп, баланы күзәтеп һәм аңа ярдәм итеп кенә калмыйча, аның үсешенә диагностика да үткәрә алалар. «Кояшкай» сенсорлы уен терминалының программалары балаларны математик күренешләр белән таныштырырга мөмкинлек бирә, сәнгати-эстетик күзаллау, астрономик белемнәр, эмоцияләр турында белемнәрне үстерә.
Психолог сүзләренә караганда, уен биремнәре өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм кече мәктәп яшендәге балаларда танып-белү һәм координация сәләтләре формалашсын өчен сайланган.