Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны, шулай ук 1 төркем инвалидларны өйләренә барып карыйлар.
Чара барышында өлкән яшьтәге гражданнарга өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә һәм стационар формада хезмәт күрсәтү мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләнгән очракта, белгечләр социаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза бирү өчен документлар җыюда ярдәм итәләр.
Белгечләр шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән белешмәлекләр тапшыралар, яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча инструктаж үткәрәләр.