Бүген, 12 ноябрьдә, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзия Хәйбулова «Төс терапиясе» программасы буенча «Тормышыбызда буяулар» дигән мастер-класс үткәрде.
Дәрес башында белгеч экспресс-диагностика үткәрде, аның барышында социаль хезмәт алучылар 10 баллы шкала буенча үзләренең хәлләрен, активлыгын һәм кәефен бәяләделәр. Аннан соң Рәмзия Хәйбулова төсләрнең организмга һәм эшкә сәләтлелегенә йогынтысы турында сөйләде һәм «Ел фасыллары төсләрдә» дип исемләнгән презентация ярдәмендә үз кәефеңне һәм хәлеңне гармонияләштерү өчен төсләрне ничек кулланырга мөмкин булуын күрсәтте. Чарада катнашучылар кайбер төсләрнең психофизиологик һәм психологик эффектлары, төснең уңай һәм тискәре үзенчәлекләре була алуы турында белделәр.
Дәрес ахырында социаль хезмәтләр алучылар кабат экспресс-диагностика уздылар, чарадан соң үз халәтләрен чагыштырдылар һәм кәефнең яхшыруын билгеләп үттеләр.
Мастер-класста барлыгы сигез кеше катнашты. Үткәрелгән чараның максаты – реабилитантларны психологик, эмоциональ халәтне дәвалауның сәламәтлекне саклау ысулы белән таныштыру һәм үз-үзеңне җайга салу күнекмәләрен формалаштыру.