ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
12 ноябрь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Игелек көненә багышланган чара узды. Аның максаты игелеклелек, якыннарга игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, шулай ук әйләнә-тирәдәгеләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү иде.
94 яшендә Советлар Союзы Герое, 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә узган тарихи Җиңү парадында катнашучы Борис Кузнецов вафат.
Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Яшүсмер» клубы эшен дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркоманияне кисәтү максатыннан 11 ноябрь көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «СТАЛКЕР» программасы буенча эш алып бардылар.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең «Тегү эше» хезмәт тернәкләндерү кабинетында чираттагы дәрес узды. Белгеч Наталья Емельянова «Крючок белән чәчәк бәйләү» темасына дәрес үткәрде.
Ел саен 11 ноябрьдә Халыкара энергия саклау көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә танып-белү чарасы узды.
9 ноябрь көнне Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Татарстан Республикасы «Бергә – балалар хакына! Партнерлыкның төп программалары» XI Бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде. Ел саен үткәрелә торган социаль форум балалар мәнфәгатьләрендә социаль хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә иң яхшы чишелешләрне күрсәтергә мөмкинлек бирүче әһәмиятле чарага әйләнде.
10 ноябрьдә онлайн-вакыйга форматында Татарстан Республикасы «Бергә – балалар хакына! Партнерлыкның төп программалары» XI Бөтенроссия форумында катнашучыларны сәламләде. Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мөстәкыйль тормышка адым артыннан адым» дигән түгәрәк өстәл узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек марафоны» дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Аны дәвалау физкультурасы буенча инструктор Зөһрә Закирова оештырды һәм үткәрде.
2020 елның 11 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 66 354 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 510 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,27 % тәшкил итә.