Минзәлә интернат-йортында иҗади дәресләр дәвам итә

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, үзизоляциягә карамастан, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрүне дәвам итәләр.

Бүген социаль эш буенча белгеч Ольга Бочкарева пластилин белән традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча дәрес үткәрде. Пластилиннан рәсем ясау – ул гадәти булмаган мавыктыргыч дәрес,  интернат-йортта яшәүчеләргә мондый дәресләр бик ошый. Мондый дәресләр ярдәмендә социаль хезмәт алучыларда кулларның вак моторикасы яхшыра, фантазия үсә, алар игътибарлы булырга һәм башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International