12 ноябрь көнне Минзәлә муниципаль районы социаль яклау бүлеге инвалид бала тәрбияләүче С. П. Константинова гаиләсе өчен «Йөрәктән йөрәккә» дигән акция оештырды.
Чара халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәтләр алучы социаль адаптациягә мохтаҗ булган кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү кысаларында, «Яхшылык эшләргә арымагыз!» хәйрия марафоны кысаларында җыелган акчаларны җәлеп итеп үткәрелде.
Гаиләгә балалар тренажеры тапшырылды. Ул инвалид балага өй шартларында тернәкләндерү үзәгендә алган күнекмәләрне үстерергә ярдәм итәчәк.