«Исток-Башлангыч» үзәгендә өлкәннәр белән эшләүдә гарденотерапия

2020 елның 13 ноябре, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.

11 ноябрь көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән «Үсемлекләрнең кешенең психоэмоциональ халәтенә йогынтысы» дигән темага дәрес үткәрделәр. Чара өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ торышын яхшыртуга юнәлдерелгән иде.

Гарденотерапия кысаларында социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән бергә бүлмә гөлләре утырту белән шөгыльләнәләр, аларны карыйлар. Технологияне гамәлгә ашыруда 10 кеше катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International