«Исток-Башлангыч» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагылар сәяхәткә чыктылар

2020 елның 13 ноябре, җомга

«Парк ретриты» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре көзге Лениногорск буйлап виртуаль сәяхәт уздырдылар.

Әлеге чара сәламәтлек торышы белән бәйле рәвештә өйләреннән чыгу мөмкинлеге булмаган социаль хезмәтләр алучыларга шәһәрнең ничек үзгәрүен, аларга таныш булган урыннарның яңаруын күрергә, көзге пейзажларга сокланырга мөмкинлек бирде. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагыларга «Алтын көз» презентациясен күрсәттеләр.

Чара барлыгы 22 социаль хезмәт алучыны колачлады.

«Парк ретриты» технологиясенең максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту һәм аларның шәхесләрен табигать белән аралашу аша гармонияләштерү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International