«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеороликлар карадылар

2020 елның 13 ноябре, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «ТР шәһәрләре буенча онлайн-сәяхәт» темасына дәрес үткәрде. Чара клуб-түгәрәк эшчәнлеге һәм ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды.

Үзәктә тернәкләнүчеләр ТАССР юбилеена багышланган видеороликлар карадылар, викторинада катнаштылар һәм республика шәһәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Аннары социаль хезмәт алучылар Paint график реакторында Татарстан гербын ясадылар.

Дәреснең максаты – патриотик рухны саклау, күзаллауларны киңәйтү һәм реабилитантларның иҗади сәләтләрен үстерү иде. Чарада барлыгы сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International