ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

20 ноябрь көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Табигать бәла-казалары, үз-үзеңне саклау һәм коткару ысуллары» дип исемләнгән тематик дәрес узды.


20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлегендә авыл җирлегендә яшәүче гражданнар өчен эш бирүче көне узды. Үз вакансияләрен «Нова Ролл-стрейч» ҖЧҖ тәкъдим итте.

2020 елда республикада балалар тәрбияләүче хатын-кызларны укытуга 55 млн сум бүлеп бирелгән.

Республикада «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру буенча актив эш дәвам итә. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган юнәлешләрнең берсе – халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм медицина учреждениеләре тарафыннан социаль һәм медицина ярдәмен күрсәтүгә комплекслы якын килү.

РФ Иҗтимагый палатасы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Сообщество» форумы быел беренче тапкыр онлайн-форматта узды. Форум кысаларында Россиянең 39 иң яхшы социаль проекты тәкъдим ителде, алар илнең барлык төбәкләреннән 1 813 гариза арасыннан конкурс юлы белән сайлап алынды.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар. Лекцияләрне Россия Федерациясенең Үзәк банкы оештырды.

Узган пәнҗешәмбедә, 18 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова «Нәтиҗәле тернәкләндерү чарасы буларак Агашин тренажеры» дигән мастер-класс үткәрде.

«Хорошие истории» хәйрия фонды «Райффайзенбанк» АҖ ярдәме белән өлкән буын өчен «Көмеш яшь» ачык социаль-агарту проектлары конкурсы уздыра. Конкурсның максаты – җирле берләшмәләрдә өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән инициативаларга ярдәм итү.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 18 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Ихтыяр көче» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 5 мөмкинлекләре чикле бала катнашты.

Быел республикада өлкәннәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен берничә көндезге бүлек ачылды. Мондый бүлекләр Татарстан Республикасы Хезмәт, хылыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган биш учреждение базасында: Казан, Яр Чаллы, Арча, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә булдырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International