Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрдә катнашалар. Лекцияләрне Россия Федерациясенең Үзәк банкы оештырды.
Экспертлар финанс планлаштыру, инвестицияләү, иминиятләштерү, банк карталарын куллануның өстенлекләре турында сөйли. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә.
Бүгенге көндә «Чишмә» үзәгенең 16 белгече онлайн-лекцияләрне тыңлады инде. Үзләренең барлык сорауларына да алар Россия Банкы вәкилләре белән турыдан-туры эфир вакытында җаваплар алдылар.