Бүген Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Печище авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Бөтендөнья балалар көненә багышланган чара уздырдылар.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2021 елга җитештерү (производство) календаре эшләнде.
«Индустриальный парк - Сервис» ИК» ҖЧҖ 66 хезмәткәр алдындагы гомуми 2 544,845 мең сумлык бурычын түләде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-21-25 (эш көннәрендә 9.00 дан 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр).
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы районнарында волонтерлар һәм ирекле берләшмәләр белән хезмәттәшлек өчен җаваплыларга бәйле булган семинарда катнаштылар.
Белгечләр мондый очрашулар яшүсмерләрнең хокукый грамоталылыгын арттырырга ярдәм итә, балигъ булмаган балалар җинаять корбаны булырга мөмкин булган хәлләрне кисәтә, дип ышана.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү максатыннан һәм Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре риск төркемендәге яшүсмерләр өчен чара оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Николай Нефедов Зәй муниципаль районының социаль өлкә учреждениеләренә даими рәвештә ярдәм итә. Аның ярдәме белән «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларына ярдәм күрсәтү буенча берничә волонтерлык акциясе оештырылган инде.
Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Балалар – безнең киләчәк» дигән акция оештырды.