«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтләндерү мастер-классы уздырылды

2020 елның 20 ноябре, җомга

Узган пәнҗешәмбедә, 18 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова «Нәтиҗәле тернәкләндерү чарасы буларак Агашин тренажеры» дигән мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны остеохондрозларны профилактикалау, арканы төз тоту бозуларын, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын, кул һәм аякларны, буын травмаларын профилактикалау өчен Агашин тренажеры белән таныштыру.

Тренажер организмның барлык системаларына актив гомуми сәламәтләндерү йогынтысы күрсәтеп, табигый дулкынлану механизмы нигезендә эшли. Тренажер эчендәге йөк тирбәлә, дулкын җибәрә һәм шул рәвешле бөтен тәнгә сәламәтләндерү эффекты бирә.

Чара башында инструктор мастер-класста катнашучыларга тренажерның файдасы турында сөйләде. Аннары тернәкләнүчеләр дулкынлы гимнастика комплексын үтәүгә керештеләр. Барлык катнашучылар да кәефнең һәм гомуми хәлнең яхшыруын билгеләп үттеләр.

Чарада тугыз кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International