Татарстан Республикасының биш шәһәрендә өлкән яшьтәге кешеләр һәм яшь инвалидлар өчен көндезге бүлекләр эшли

2020 елның 20 ноябре, җомга

Быел республикада өлкәннәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен берничә көндезге бүлек ачылды. Мондый бүлекләр Татарстан Республикасы Хезмәт, хылыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына караган биш учреждение базасында: Казан, Яр Чаллы, Арча, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә булдырылган.

Бүгенге көндә өйдә тулы изоляциядә булган өлкәннәр бик күп, алар аралашу җитмәгәнгә җәмгыять ярдәменә мохтаҗ. Бу бигрәк тә деменциянең беренче билгеләре ачыкланган затларга һәм менталь бозулар булган яшь инвалидларга кагыла.

Көндезге бүлекләргә өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидлар көн саен килә һәм дүрт сәгать дәвамында психологик ярдәм, педагогик хезмәт, ял оештыру белән бәйле хезмәтләр ала. Моннан тыш, мондый бүлекләрдә дәвалау физик культурасы буенча инструкторлар, медицина хезмәткәрләре бар, алар кеше сәламәтлеге торышын контрольдә тоталар. Төркемнәр 9.00дан 13.00 сәгатькә кадәр, икенче агым – 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Проект өлкән яшьтәге кешеләргә һәм менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларга аралашу шатлыгын тоярга һәм ялгызлыктан арынырга мөмкинлек бирә, чөнки төркемнәрдә алар яңа дуслар, яңа мавыгулар табалар. Шулай ук бу туганнар өчен ял итү мөмкинлеге булып тора, алар бу вакытта үз эшләре белән шөгыльләнә яки эшкә чыга ала.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, көндезге бүлекләр республикада өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International