«Демография» милли проекты буенча ТР әниләре дизайнерлар һәм машина йөртүчеләргә укыган

2020 елның 20 ноябре, җомга

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган хатын-кызлар укулар узды. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

«Бу – «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» федераль проекты. Мондый хокуктан кимендә мең ярым хатын-кыз файдалана алыр дип планлаштырылган иде, укуга 3 249 кеше кереште. Финанслау күләме 55 млн сумнан артык тәшкил итте. Программада катнашучыларның эш бирүче аша яки мөстәкыйль рәвештә уку мөмкинлеге бар иде», – дип сөйләде К. А. Таҗетдинова.

Хатын-кызлар еш кына үз инициативалары буенча белем ала һәм музей эше, экскурсия эше, чәчтараш һәм маникюр белгече хезмәтләре, интернет-проектлар булдыру юнәлешләрен сайлый. Программада катнашучылар шулай ук «B» категорияле машина йөртүчеләр, тәрбиячеләр, интерьер дизайнерлары, компьютер дизайны буенча курслар сайлады.

«Укытуны күбесенчә хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хатын-кызлар үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган кешеләр өлешенә укучыларның гомуми санының нибары бер проценты туры килә. Укуларны планлаштыру өчен, республикада максатчан аудиторияләрдән сораштырулар үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча актуаль юнәлешләр билгеләнә», – дип аңлатты министр урынбасары.

Быел үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, киләсе елда балалар тәрбияләүче республикада яшәүче хатын-кызларда сервис һәм хезмәт күрсәтү, җәмәгать туклануы, шулай ук бухгалтерлык эше өлкәләрендә белгечлекләргә ихтыяҗ булачак. Агымдагы елда «Демография» милли проекты ярдәмендә хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче республикада яшәүче хатын-кызлар минималь хезмәт хакы күләме – 12 130 сум күләмендә стипендия дә алды. Барлыгы бу хокуктан 58 хатын-кыз файдаланды.

Фото чыганагы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International