Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлегендә авыл җирлегендә яшәүче гражданнар өчен эш бирүче көне узды. Үз вакансияләрен «Нова Ролл-стрейч» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Чарага килүчеләргә 3 һәм 5 разрядлы экструдер машинисты, җәюче-төргәкләүче, йөк төяүче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, ярдәмче эшче, машиналар һәм пластмасса әйберләре җитештерү буенча автомат линияләр көйләүче белгечлекләр буенча 24 вакансия тәкъдим иттеләр.
Чарага 14 кеше килде, аларның 7се «Нова Ролл-стрейч» ҖЧҖнә эшкә урнашу өчен юллама алды.
Гражданнар интернет-ресурслар аша, шул исәптән «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр. Вакансияләр ярминкәсенә килгән һәр кешегә порталда эшләү буенча инструкция тапшырылды.