Татарстаннан социаль проект Россиядә иң яхшылар рәтенә керде

2020 елның 20 ноябре, җомга

РФ Иҗтимагый палатасы тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Сообщество» форумы быел беренче тапкыр онлайн-форматта узды. Форум кысаларында Россиянең 39 иң яхшы социаль проекты тәкъдим ителде, алар илнең барлык төбәкләреннән 1 813 гариза арасыннан конкурс юлы белән сайлап алынды.

Иң яхшылар исемлегенә Татарстанның бердәнбер федераль дәрәҗәдәге проекты – «Мигрантларны социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү өлкәсендә секторара ресурс үзәге» керде, ул Россия Президенты грантына гамәлгә ашырыла. Проект «Иң яхшы социаль проект 2020» исеменә лаек булды.

«Быел без кабат икенче тапкыр рәттән Россиянең иң яхшы проектлары исемлегенә керүебез белән горурланам. Бу безнең эшебезнең югары дәрәҗәдә булуы һәм җәмгыять тарафыннан танылу күрсәткече. Әмма иң мөһиме – безнең ресурс үзәге мигрантларга гына түгел, ә регионнардан килгән белгечләргә дә кирәк. Исегезгә төшерәм, үзәктә Россиянең 62 төбәге белем алды, һәм хәзер бездә «көтү кәгазе» бар. Безне даими рәвештә экспертлар буларак чакыралар», – дип билгеләп үтте «Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерциячел булмаган оешма генераль директоры Лилия Таишева.

«Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерциячел булмаган оешма проектлары белән өч ел эчендә 51 меңнән артык мигрант, ә массакүләм мәгълүмат чаралары аша 15 млн кеше колачланган, Россиядә аналогы булмаган «Мигрантларны социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә комплекслы караш моделе» инновацион моделе булдырылды. Ул мигрантларга куркынычсыз җәмгыятьтә яшәргә мөмкинлек бирә. Модельтиражлау буенча  Россия Дәүләт Думасының тәкъдимнәрен алды, илнең 62 төбәгендәге дәүләт һәм коммерциячел булмаган оешмаларның 128 белгече укытылды.

Проект Президент грантлары Фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International