Татарстанда өлкәннәргә социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүгә комплекслы якын килү кулланыла

2020 елның 20 ноябре, җомга

Республикада «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру буенча актив эш дәвам итә. Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган юнәлешләрнең берсе – халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм медицина учреждениеләре тарафыннан социаль һәм медицина ярдәмен күрсәтүгә комплекслы якын килү.

Республикада, тулаем ил буенча кебек үк, халыкның картаюы процессы бара, өлкәннәр өлеше арта. Кызганычка каршы, өлкән буын вәкилләренең күбесе, бигрәк тә авыл торак пунктларында, ялгыз калалар. Мондый гражданнар турында кайгыртуны социаль хезмәтләр үз өстенә ала.

Бүген республикада ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрне ачыклау системасы җайга салынган. Чит кеше каравына мохтаҗ гражданнарны беренче булып медицина хезмәткәрләре күрә. Табиб кабул итү, диспансерлаштыру вакытында өлкән яшьтәге гражданнарга тест үткәрелә һәм аларның тормыш эшчәнлегендә чикләүләр дәрәҗәсе билгеләнә. Өлкән кешенең ризалыгы булган очракта, аның турында мәгълүмат социаль хезмәтләргә тапшырыла, алар, сәламәтлегендәге чикләүләрне исәпкә алып, кешегә аның шәхси үзенчәлекләрен һәм чит кешеләргә мохтаҗлык дәрәҗәсен исәпкә ала торган социаль хезмәтләр алырга тәкъдим итә алалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр өлкән яшьтәге татарстанлы өчен индивидуаль карау системасы төзелә. Әйтик, әгәр кеше мөстәкыйль рәвештә йорт эчендә йөри, үзенә хезмәт күрсәтә ала, тик аның нәкъ менә урамга чыгуда проблемалары бар икән, социаль хезмәткәр аңа азык-төлек китерү өлешендә ярдәм итәчәк. Әгәр өлкән яшьтәге кеше инвалид коляскасында икән, тармак белгече азык-төлек алып килеп кенә калмыйча, ашарга әзерләү, җыештыру, юу, санитар-гигиена процедуралары белән дә ярдәм итәчәк.

Өлкәннәрне карау системасына мәҗбүри рәвештә медицина блогы кертелә. Медицина хезмәткәрләре кешенең сәламәтлеге торышы турында мәгълүматларны социаль хезмәткә бирәләр, дарулар кабул итү, нинди дә булса медицина процедураларын үтәү, туклану һәм су режимы, кан басымын, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту кирәклеге турында киңәшләр бирәләр. Өлкән яшьтәге кеше янына даими рәвештә участок табибы я шәфкать туташы килеп йөри. Визитларның ешлыгы өлкәннәрнең сәламәтлек торышына бәйле. Кирәк булганда, дәвалау схемасы оператив рәвештә үзгәрә, яңа препаратлар билгеләнә – бу мәгълүматларның барысы да социаль хезмәткәргә тапшырыла.

Социаль һәм медицина хезмәтләренең уртак патронажы табиб һәм ашыгыч ярдәм чакыруларның санын киметергә мөмкинлек бирә. Социаль хезмәткәр үз карамагындагы кешеләр белән дә, доктор белән дә һәрвакыт элемтәдә тора, димәк, ул өлкән кешене теләсә кайсы вакытта тынычландыра, кирәкле ярдәм күрсәтә һәм сорауларга җавап бирә ала.

Бүген пилот проекты Татарстанның 13 муниципаль берәмлегендә гамәлгә ашырыла. 2021 елда проектның географиясен киңәйтү көтелә. Ярдәмгә мохтаҗ затларны тиз һәм нәтиҗәле ачыклау өчен, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән ведомствоара килешүләр төзергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International