«Хорошие истории» хәйрия фонды «Райффайзенбанк» АҖ ярдәме белән өлкән буын өчен «Көмеш яшь» ачык социаль-агарту проектлары конкурсы уздыра. Конкурсның максаты – җирле берләшмәләрдә өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән инициативаларга ярдәм итү.
Конкурста Россиянең коммерциячел булмаган оешмалары (шул исәптән дәүләт һәм муниципаль, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары), Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра торган, шулай ук Россия коммерциячел булмаган оешмалары белән партнерлыкта инициативалы төркемнәр катнаша ала.
Гаризалар 2020 елның 17 декабренә кадәр https://silveragemap.ru/konkursy/ сайтында кабул ителә.
Консультация сорап хәйрия фонды грант-менеджерлары Оксана Кременицкая һәм Юлия Уколовага +78462075253 телефоны буенча (эш көннәрендә 09.00дән 17.00 сәгатькә кадәр) яки электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: konkurs.fond@gmail.com («Консультация» тамгасы белән).
Конкурс турында нигезләмә >>.