20 ноябрь көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Табигать бәла-казалары, үз-үзеңне саклау һәм коткару ысуллары» дип исемләнгән тематик дәрес узды.
Чара башында балалар табигать турында табышмаклар чиштеләр, ә аннан соң табигать бәла-казалары турында видеосюжет карадылар. Әңгәмә барышында балалар үзләренең шәһәрләрендә нинди куркыныч табигать күренешләре булырга мөмкин һәм мондый очракларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында уйладылар. Мультипликацион фильмнар балаларга гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне коткару кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итте.