«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 18 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева «Ихтыяр көче» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 5 мөмкинлекләре чикле бала катнашты.
Дәреснең максатлары: баланың энергетика потенциалын арттыру, курку һәм фобияләрне җиңү, үз-үзеңне уңай бәяләү һәм үзеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерү.
Төркемле дәрес «Азат бул» дигән хәрәкәтле күнегүдән башланды. Соңыннан катнашучыларга «Теремкәй» әкиятен уйнарга тәкъдим ителде. Һәркем әкият персонажлары ролендә булып, фантазия һәм хыялларын күрсәтә алды. Шулай ук балаларга обуч белән күнегүләр дә бик ошады.
Чара «Песи һәм чыпчыклар» уены белән тәмамланды. Катнашучылар дәрес дәвамында активлык күрсәттеләр, вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр.