ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Быел халыкка белем бирү өчен мөмкинлекләр төрле милли проектлар кысаларында бирелде. Шуларның иң зурысы – «Демография» проекты, анда ике федераль проект кысаларында аерым категория гражданнарның яңа һөнәр алу мөмкинлеге бар иде.

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре ике вебинарда катнашты. Укыту чараларын ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге оештырды.

Менделеевск районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар белән онлайн-дәресләр үткәрүне дәвам итә. Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Г. И. Җамалиева «Без аралаша беләбез» дигән темага чара оештырды.

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балаларны һәм аларның ата-аналарын психологик-педагогик тернәкләндерүнең бер өлеше буларак арт-терапия уңышлы кулланыла. Традицион булмаган методикалар тискәре хисләрне эшкәртергә һәм стрессларны җиңәргә мөмкинлек бирә, борчуны һәм агрессияне киметә.

Һәр өлкән яшьтәге кеше аның турында кайгыртуларын тели. Бу бигрәк тә туганнарының ярдәменнән мәхрүм ителгән ялгыз өлкәннәргә кагыла. Мондый очракларда кеше үзен кирәксез һәм ярдәмчесез хис итә. Бу проблеманы өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләр булдыру хәл итте, анда өлкән яшьтәге кеше үзен тыныч һәм ышанычлырак хис итә.

Бүген Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кечкенә эколог» дигән викторина үткәрелде. Ул үсеп килүче буында табигатьне саклау һәм экологик җаваплылык тәрбияләү темасына дәресләр циклының нәтиҗәсе булды.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен клуб дәресләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе тәкъдимнәре буенча үткәрелә.

2021 елның гыйнварыннан Зәй муниципаль районы «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлый.

Шушы көннәрдә Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән технология буенча чираттагы дәрес үткәрде. Исегезгә төшерәбез, проект өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында тормышка ашырыла.

Быел ноябрь аенда Әгерҗе муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә.Шушы еллар эчендә приютта 1 028 бала квалификацияле ярдәм алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International