24 ноябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлегендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Эш эзләүчеләргә үз вакансияләрен «Альтернатива» ИК» ҖЧҖ һәм «КамДетальПроект» ҖКФ» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Балигъ булмаганнарның сәламәт яшәү рәвешенә мотивациясен формалаштыруга юнәлдерелгән профилактик эш кысаларында Казан шәһәре Вахитов районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мәдәни оештыручысы белән берлектә, «Сәламәт сайлау» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Ул Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган иде.
2020 елның 25 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 58 345 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 416 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,87 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 7 093 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 808 кешегә кимрәк.
Яңа коронавирус йогышына бәйле вәзгыятькә карамастан, Яңа ел бәйрәменең якынаюы көннән-көн көчлерәк сизелә. Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт алучылар зур кызыксыну белән Яңа ел гирляндасы ясау буенча күмәк эш башкардылар.
Балигъ булмаганнарны хокукый агарту кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балалар хокуклары» дигән уен-сәяхәт узды. Балигъ булмаган балалар өчен чараны Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде.
Тернәкләндерүнең техник чараларын куллану мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын яхшырта, инвалидның тормыш-көнкүрешендә булган чикләүләрне компенсацияли яки бетерә.
2019-2022 елларга «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тарафыннан Экзарта тренажеры сатып алынды.
Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хатирәләр терапиясе» технологиясе уңышлы кулланыла. Иске фотографияләр карау, үткән тормыш турында хатирәләр өлкән кеше тирәсендә уңайлы микроклимат булдыра.
Әниләр көне алдыннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркеме балалары үз әниләре өчен открыткалар ясадылар.