Менделеевск районындагы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар белән онлайн-дәресләр үткәрүне дәвам итә.
Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Г. И. Җамалиева «Без аралаша беләбез» дигән темага чара оештырды. Моның өчен WhatsApp мессенджеры мөмкинлекләреннән файдаландылар.
Дәреснең максаты – балаларда коммуникатив күнекмәләр формалаштыру. Яшьтәшләр белән аралашу яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотуның мөһим өлеше булып тора. Яшүсмер чагында алынган аралашу тәҗрибәсе олы тормышка аяк басканда мөһим роль уйный. Аралашканда яшүсмерләр социаль хезмәттәшлек күнекмәләрен үзләштерәләр.
Дәрес үз эченә өч күнегүне алды: «Актив тыңлау», «Мимика хисләрен күрсәт», «Чикләр». Биремнәр ярдәмендә балалар актив тыңлаулар, мимика тарафыннан тапшырыла торган төрле эмоциональ халәтләрне кабул итү күнекмәләрен үзләштерделәр. Балалар дөрес аралашу – төрле мөнәсәбәтләр урнаштырганда төп корал, дигән нәтиҗәгә килделәр.