«Өмет яры» үзәге белгечләре һөнәри компетентлыкны арттыралар

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре ике вебинарда катнашты. Укыту чараларын ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге оештырды.

«Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән реабилитация эшен оештыру турында» һәм «Мәгълүмат системасында эшләү» дигән вебинарлар кысаларында бүлек белгечләре «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» системасында эшләү өлкәсендә белемнәрен ныгыттылар. Алынган белемнәр белгечләргә күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә һәм мәгълүмат системасында эшләгәндә хаталар җибәрмәскә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International