Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балаларны һәм аларның ата-аналарын психологик-педагогик тернәкләндерүнең бер өлеше буларак арт-терапия уңышлы кулланыла. Традицион булмаган методикалар тискәре хисләрне эшкәртергә һәм стрессларны җиңәргә мөмкинлек бирә, борчуны һәм агрессияне киметә.
Шушы көннәрдә бүлекнең социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Минем яраткан йорт хайваны» арт-терапия онлайн-дәресен үткәрде. Дистанцион чарада 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты. Арт-терапиянең төрле традицион булмаган техникасын кулланып, алар йорт хайваннарын ясадылар. Һәр рәсем матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.
Үткәрелгән дәреснең максатлары: балаларның файдалы ялын оештыру, аларда йорт хайваннарына карата мәхәббәт тәрбияләү, эмоциональ киеренкелекне төшерү, коммуникатив күнекмәләрне һәм иҗади сәләтләрне камилләштерү.