Казан тернәкләндерү үзәгендә экологик викторина узды

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген Казан шәһәренең «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кечкенә эколог» дигән викторина үткәрелде. Ул үсеп килүче буында табигатьне саклау һәм экологик җаваплылык тәрбияләү темасына дәресләр циклының нәтиҗәсе булды.

Балалар бик теләп сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, зирәклеккә конкурс биремнәрен үтәделәр. Һәр тәрбияләнүче табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы белүен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International