«Наз» социаль приютына 20 ел

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Быел ноябрь аенда Әгерҗе муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә.

Шушы еллар эчендә приютта 1 028 бала квалификацияле ярдәм алды. Кичәге тәрбияләнүчеләрнең күбесе уңышлы укый яки инде урта махсус уку йортларын һәм хәтта югары уку йортын тәмамлаган, һөнәрләрен үзләштергән, эшкә урнашкан, үз гаиләләрен корган. Шунысы куанычлы, алар приют турында онытмыйлар, мөмкин булганда остазлары янына кунакка киләләр.

Социаль приютта тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, заманча җиһазлар һәм инновацион технологияләр кулланып үткәрелә торган төрле чараларда, иҗади, спорт һәм патриотик юнәлештәге конкурсларда катнашалар, призлы урыннар алалар.

Тернәкләндерү процессын тәэмин итү өчен оптималь шартлар тудыру максатынна «Наз» приюты төрле конкурсларда катнаша. Соңгы 10 елда гына да приют 900 мең сумлык 7 грант отты. Барлык акчалар да бары тик тәрбияләнүчеләрнең учреждениедә булу шартларын яхшыртуга тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International