Республикада өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр булдыру проектын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Һәр өлкән яшьтәге кеше аның турында кайгыртуларын тели. Бу бигрәк тә туганнарының ярдәменнән мәхрүм ителгән ялгыз өлкәннәргә кагыла. Мондый очракларда кеше үзен кирәксез һәм ярдәмчесез хис итә. 

Бу проблеманы өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган гаиләләр булдыру хәл итте, анда өлкән яшьтәге кеше үзен тыныч һәм ышанычлырак хис итә.

Өлкән кешене гаиләгә кабул итү бары тик өлкән граждан ризалыгы белән генә булдырыла. Тиешле килешү төзелә, ә тәрбиягә алган гаилә булдырган һәм өлкәнне караучы граждан ай саен акчалата түләү ала. Аның күләме өлкән кешенең инвалидлык төркеменә бәйле. Әмма татарстанлылар үз гаиләләренә әби-бабайларны йөрәк кушуы буенча ала, алар өчен чын терәк һәм ярдәм була.

Тәрбиягә алган гаиләләр булдыру шартлары турында тулырак мәгълүмат алу өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мәсәлән, биектаулылар «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә Биектау тимер юл станциясе пос., Школьная урамы, 19 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: (84365) 3-29-06, 3-29-07.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International