2021 елда татарстанлылар «Мәшгульлеккә ярдәм итү» яңа проект кысаларында укый алачак

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Быел халыкка белем бирү өчен мөмкинлекләр төрле милли проектлар кысаларында бирелде. Шуларның иң зурысы – «Демография» проекты, анда ике федераль проект кысаларында аерым категория гражданнарның яңа һөнәр алу мөмкинлеге бар иде.

«Өлкән буын» федераль проекты ярдәмендә 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, шулай ук пенсия алды яшендәге затлар өстәмә һөнәри белем ала алдылар. Укыту чараларына федераль бюджеттан акча бүлеп бирелде, чыгымнарның бер өлеше Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланды. Финанслауның гомуми күләме – 87 млн сумнан артык.

План буенча 1 368 кеше белем алыр дип көтелсә, өстәмә һөнәри белем алу хокукыннан 3 388 кеше файдаланган. Бүгенге көндә 2 960 татарстанлы милли проект кысаларында укуларын тәмамлаган инде.

50+ затлар һәм пенсия алды яшендәгеләр эш бирүче юнәлеше буенча да, мөстәкыйль рәвештә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать итеп тә укый алдылар.

Үз хезмәткәрләрен укытуга җибәргән эш бирүчеләр арасында түбәндәге программалар һәм юнәлешләр аеруча популяр иде: электр җиһазлары монтажнигы, яшел хуҗалык эшчесе, персонал белән операцион идарә, төзелеш куркынычсызлыгын тәэмин итү, тәрбия буенча ярдәмче (сиделка), химик анализ лаборанты. Бу яшь категориясендәге татарстанлылар электрон машина операторы, шәхси сакчы, электр, газ белән эретеп ябыштыручы, административ-хуҗалык эшчәнлеге белгече һ. б. белгечлекләрне сайлады.

«Демография» милли проектының тагын бер федераль проекты – «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру». Проект кысаларында өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган хатын-кызлар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган хатын-кызлар белем ала алдылар.

Уку хокукыннан кимендә 1,5 мең хатын-кыз файдалана алыр дип планлаштырылган иде, шул ук вакытта Татарстан Республикасында 3 249 кеше белем алуга керешкән. Финанслауның гомуми күләме – 55 млн сумнан артык.

Әлеге федераль проектта катнашучыларның шулай ук эш бирүче аша яки мөстәкыйль рәвештә уку мөмкинлеге бар иде. Әгәр 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрнең уку структурасында 98 % зат эш бирүче тәкъдиме буенча укыган булса, бу категориягә үз теләге белән укый торган хатын-кызлар керә.

Хатын-кызлар арасында иң популяр уку юнәлешләре: музей һәм экскурсия эше, тәрбия буенча ярдәмче (сиделка), интерьер дизайны, компьютер дизайны, чәчтараш хезмәте, интернет-проектлар, маникюр белгече, пешекче, хисапчы, кондитер.

Милли проект кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар белем алу белән бергә минималь хезмәт хакы (12 130 сум) күләмендә стипендия алдылар. Әлеге хокуктан максатчан аудиториянең 58 хатын-кызы файдаланган.

Бүген киләсе елга уку өчен иң кирәкле юнәлешләр исемлеген билгеләү өчен максатчан аудиториядән сораштырулар үткәрелә.

2021 елда татарстанлылар «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында өстәмә һөнәри белем ала алачак. Яңа проект 3 юнәлешне күздә тота:

1. 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен уку узу мөмкинлеге;

2. балалары булган һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган хатын-кызлар өчен уку узу мөмкинлеге;

3. хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге (7 яшькә кадәр) балалар тәрбияләүче хатын-кызлар өчен уку узу мөмкинлеге.

Моннан тыш, әлеге федераль проектка, WorldSkills инфраструктурасын кулланып, пенсия алды яшендәге затларның уку узу мөмкинлеге дә кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International