«Шатлык» үзәге каршындагы Карау мәктәбендә 40тан артык кеше белем алган

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

2021 елның гыйнварыннан Зәй муниципаль районы «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлый.

Быел ук әзерлек эшләре чынга ашырылды. Шулай итеп, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә караучы туганнарын, белгечләрне һәм башка затларны гомуми тәрбия һәм техник тернәкләндерү чараларын куллану принципларына өйрәтүне күздә тоткан Карау мәктәбе булдырылды. Бүгенге көндә 24 социаль хезмәткәр, 8 караучы һәм 11 авыруның туганы тәрбияләү күнекмәләренә өйрәнгән инде.

Шулай ук «Шатлык» үзәгендә тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу пункты да оештырылган һәм уңышлы гына эшләп килә. Биредә махсус чараларның һәм җайланмаларның зур ассортименты бар, ул ихтыяҗны өйрәнү нигезендә даими рәвештә тулыланып тора.

Озак вакыт карау системасын булдыру буенча үткәрелә торган барлык чаралар өлкән яшьтәге кешеләрнең актив картлыгы өчен шартлар тудыруга, шулай ук чит ярдәмгә мохтаҗ гражданнарны сыйфатлы карауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International