Шушы көннәрдә Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән технология буенча чираттагы дәрес үткәрде. Исегезгә төшерәбез, проект өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында тормышка ашырыла.
Дәрес карават чикләрендә аз хәрәкәтләнүче кешене ашатуга багышланган иде. Чара кысаларында өлкәннәрне караучы туганнар авыру кешене түшәктә ашату күнекмәләрен алдылар. Шулай ук ятып торучы авырулар өчен реабилитацияләүнең техник чаралары күрсәтелде: аркага терәк, эчемлекләр һәм сыек ризык кабул итү өчен билгеләнгән савыт-саба.
Бүгенге көндә Лениногорск районында «Демография» милли проекты кысаларында авыруларның 40 туганы белем алган.