2019-2022 елларга «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тарафыннан Экзарта тренажеры сатып алынды.
Дәвалау физик культурасы буенча инструктор Н. В. Гончарова Мәскәүдә «Халыкара медицина реабилитациясе академиясе» ҖЧҖдә «Экзарта Silver» өстәмә һөнәри программасы буенча белем алды. Белгеч алган белемнәрен практикада уңышлы куллана, моны ата-аналар үзләренең рәхмәт сүзләрендә билгеләп үтәләр. Социаль хезмәт алучылар тернәкләнү процессында әлеге тренажерны куллануның уңай динамикасын билгеләп үттеләр.