«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр әниләр өчен открыткалар ясадылар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Әниләр көне алдыннан Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркеме балалары үз әниләре өчен открыткалар ясадылар.

Дәрес барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар һәм үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре турында сөйләделәр. Малайлар үзләренең җылы теләкләрен кәгазьдә язып, открыткаларга ябыштырдылар.

Мондый чаралар, тәрбияче Татьяна Звегинцева сүзләренә караганда, хатын-кызларга – әниләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә, шулай ук балалар коллективын берләштерергә һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International