Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бөек ана хезмәте һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятлеләрдән булды һәм шулай булып кала да, шуңа күрә илебездә аналык, гаилә иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә гражданнарга хокукый белем бирү буенча чара узды.
2000 нче елдан башлап Россиядә ел саен «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсы үткәрелә. 2010 елдан башлап бөтенроссия конкурсы ике этапта үткәрелә – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә, социаль партнерлык яклары катнашында. Татарстан Республикасында конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
«Интернет-челтәрдән башка» программасын тормышка ашыру кысаларында 25нче ноябрь көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Наталья Хәмидуллина «Әйләнә-тирә дөнья һәм мин» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Ул яшүсмерләр арасында компьютерга бәйлелекне профилактикалауга юнәлдерелгән иде.
«Үз-үзеңне таныгыз» социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре арасында эмоциональ яну синдромын кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында 24 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Яхшы кәеф казаны» дигән коммуникатив тренинг үткәрде. Чарада үзәкнең 17 хезмәткәре катнашты.
Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Халыкара креативлык академиясенең онлайн-марафонында катнаштылар. Чара барышында балалар төрле техникаларда матур эшләр башкардылар.
Татарстанда 2021 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча ачык онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан геройлары» һәм «Без яши торган республика» дәресләре оештырылды.
Татарстан башкаласында авыр тормыш хәлендә булган һәм закон белән каршылыкта булган яшүсмерләргә ярдәм итү һәм аларны социальләштерү буенча «Офыкларны киңәйт!» инновацион социаль проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәләрен ясадылар. Чараның оештыручысы – «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге.