Тернәкләндерүнең техник чараларын куллану мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышын яхшырта, инвалидның тормыш-көнкүрешендә булган чикләүләрне компенсацияли яки бетерә.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Петр Иванович Ярандаев тернәкләндерүнең техник чараларының федераль исемлегенә кергән һәм күрү буенча инвалидларны реабилитацияләү өчен билгеләнгән TOPAZ HD дигән видеозурайтучы алды. Социаль хезмәт алучы белән тернәкләндерүнең техник чараларын үзләштерү буенча дәресләр курсын тәрбияче Наталья Самаркина үткәрә.
Әлеге җиһаз ярдәмендә инвалид китаплар, газеталар, дару препаратларының инструкцияләрен укый, теләсә кайсы әйбернең вак детальләрен карый алачак. Моның өчен объектны зур күчмә өстәлгә куярга, уку өчен теләгән зурайту дәрәҗәсен сайларга, төсләрне сайларга кирәк, объект зурайтылган рәвештә дисплейда күрсәтеләчәк.
Петр Иванович яңа техник тернәкләндерү чарасына бик шат һәм аның ярдәме белән ул Г. К. Жуковның «Истәлекләр һәм уйланулар» китабының өченче томын мөстәкыйль укырга планлаштыра.