Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Хатирәләр терапиясе» технологиясе уңышлы кулланыла. Иске фотографияләр карау, үткән тормыш турында хатирәләр өлкән кеше тирәсендә уңайлы микроклимат булдыра.
Әниләр көне алдыннан социаль эш буенча белгеч Р. З. Вагыйзова социаль хезмәт алучылар белән «Минем тормыш елгасы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Хатирәләр терапиясе ярдәмендә өлкәннәрнең эмоциональ хәле сизелерлек яхшырды.