Кама Аланында вакансияләр мини-ярминкәсенә йомгак ясадылар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

24 ноябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлегендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Эш эзләүчеләргә үз вакансияләрен «Альтернатива» ИК» ҖЧҖ һәм «КамДетальПроект» ҖКФ» ҖЧҖ тәкъдим итте.

Ярминкәгә килүчеләргә 26 вакансия тәкъдим иттеләр: станокчы, корыч һәм тимер-бетон конструкцияләрне монтажлаучы, эретеп ябыштыручы, бетончы, ярдәмче эшче, төзелеш һәм монтаж эшләре остасы.

Чарага 20 кеше килгән иде, шуларның 16сы эшкә юллама алды. Шулай ук гражданнарга интернет-ресурслар аша, шул исәптән «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International