Балигъ булмаганнарны хокукый агарту кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балалар хокуклары» дигән уен-сәяхәт узды. Балигъ булмаган балалар өчен чараны Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде.
Дәреснең максаты – балигъ булмаганнарның хокукый культурасы һәм куркынычсыз үз-үзен тотышы нигезләрен формалаштыру, шулай ук Бала хокуклары турында конвенция белән таныштыру.
Чара «Әкиятләрдә бала хокукларын бозу» дигән медиапрезентация ярдәмендә интерактив уен форматында узды. Балаларга әкиятләргә иллюстрацияләр карарга һәм геройларның нинди хокуклары бозылуы турында уйларга тәкъдим ителде. Г. Х. Андерсенның «Шыксыз үрдәк бәбкәсе» әкияте мисалында намус һәм абруйны яклауга аерым игътибар бирелде.
Дәрес балигъ булмаганнарның әхлакый-хокукый культурасын тәрбияләүгә, яшьтәшләре белән дустанә мөнәсәбәттә яхшы мөгамәлә булдырырга ярдәм итте.