Яңа коронавирус йогышына бәйле вәзгыятькә карамастан, Яңа ел бәйрәменең якынаюы көннән-көн көчлерәк сизелә. Бүген Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт алучылар зур кызыксыну белән Яңа ел гирляндасы ясау буенча күмәк эш башкардылар.
Иҗади эш вакытында интернат-йортта тылсымлы атмосфера хөкем сөрде. Чара катнашучыларга шатлык бүләк итте, киеренкелекне төшерергә һәм бәйрәм кәефе булдырырга ярдәм итте. Интернат-йорт белгечләре фикеренчә, мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аеруча мөһим, чөнки аларның сәламәтлеге турыдан-туры эмоциональ кәефкә бәйле.